Русия тхэквондочысы Владислав Ларин Токиода узучы Олимпия уеннарында илебезгә җиденче алтын китерде. Ул хәлиткеч көрәштә Төньяк Македониядән Деяна Георгиевскины 15:9 исәбе белән җиңде.
Русия Олимпия комитеты мәгълүматларына караганда, Русия командасының барлык тхэквондочылары да Олимпия медальләрен яулады, шул рәвешле Олимпия турнирының гомум зачетында җиңү яулады.
Элегрәк Максим Храмцов (80 кг.га кадәр) чемпион булды, Татьяна Минина (57 кг. га кадәр) көмеш медаль алды, Михаил Артамонов (58 кг. га кадәр) бронза медаль яулады.
Алга, җиңүләргә, Русия!
Фото: Башинформ