-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
28 июль 2021, 11:35

Кырмыскалы спортчылары исәбендә - 27 медаль!

Шул көннәрдә Казан шәһәрендә тхэквондо буенча Европа чемпионаты, беренчелеге һәм Төсле билбаулар фестивале узды. Бу күләмле чарада 27 илдән 600дән артык спортчы катнашты. Шунысы сөенечле, анда Русия җыелма командасы составында чыгыш ясаган Кырмыскалы тхэквондочылары да 27 медаль яулап кайтты.

Кырмыскалы спортчылары исәбендә - 27 медаль!
Кырмыскалы спортчылары исәбендә - 27 медаль!

Ярышлар Русия Спорт министрлыгының 2021 елга Төбәкара, бөтенрусия һәм халыкара спорт чараларының бердәм календарь планы нигезендә узды. Башкортстаннан Русия җыелма командасына тренерлар Радик Сөләйманов һәм Таһир Салиховның тәрбияләнүчеләре дә керде.
Ярышларда безнең спортчылар яхшы нәтиҗә күрсәтте. Европа чемпионатында Азамат Уразгулов топ-батллда 64 килограммга кадәр авырлык категориясендә - беренче урын һәм 18-37 яшьлекләр арасында узган команда ярышында икенче урынга лаек булды.
Европа беренчелегендә Денис Шәрипов уңышка иреште: ин хъенг дисциплинасы буенча – беренче һәм техника имитациясендә икенче урыннар алды.

Чемпионат һәм беренчелек чикләрендә Төсле билбаулар фестивале дә узды. Монда да райондашларыбыз берничә дисциплина буенча призлы урыннарга ия булды.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Русия җыелма командасы – беренче урында, икенче һәм өченче урыннарны шул тәртиптә Казахстан һәм Молдова командалары бүлеште.
Кырмыскалы спортчылары медальләр тупланмасын тулыландыруга зур өлеш кертте. Чемпионат, беренчелек һәм Төсле билбаулар фестивале нәтиҗәләре буенча безнең спортчылар 27 медаль алып кайтты: шуларның 11е – алтын.
Җиңүчеләрне һәм аларның тренерларын халыкара аренада уңышлы чыгыш ясаулары белән чын күңелдән котлыйбыз һәм яңадан-яңа җиңүләргә ирешүләрен телибез!

Фото: Кырмыскалы Спорт.

Кырмыскалы спортчылары исәбендә - 27 медаль!
Кырмыскалы спортчылары исәбендә - 27 медаль!
Кырмыскалы спортчылары исәбендә - 27 медаль!
Кырмыскалы спортчылары исәбендә - 27 медаль!
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: