+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
29 июль 2021, 22:05

Аделина, син безнең "алтын" спортчыбыз!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия рапирачыларын Токиода узучы Олимпиадада алтын медаль яулаулары белән котлады.

Аделина, син безнең "алтын" спортчыбыз!
Аделина, син безнең "алтын" спортчыбыз!

Телефон аша ул Башкортстан рапирачысы Аделина Заһидуллинаны алтын медаль яулавы белән котлады.

29 июльдә Башкортстан спорт мәктәбендә тәрбияләнүче кыз илнең хатын-кызлар җыелма командасы составында Франция командасын җиңде.
Аделина Заһидуллина, Лариса Коробейникова, Инна Дериглазова һәм Марта Мартьянова зур җиңү яуладылар.

Республика җитәкчесе ярышларда спортчыларның киеренке көрәшен билгеләп үтте һәм барлык командага яхшы казанышлары өчен рәхмәт белдерде.

«Без бу медальне бик дулкынланып көттек. Сезгә ничек авыр булуын аңлыйбыз, без барысын да күреп тордык. Сезгә — бик зур әфарин! Шундый нәфис кыз бу Олимпиадада беренче алтын медалебез белән сөендерде, - диде Радий Хәбиров. - Бик зур рәхмәт сезгә. Горурланабыз һәм җан атабыз!»

Аделина Заһидуллина, үз чиратында, төбәк Башлыгына җылы сүзләре, котлавы һәм туган Башкортстан халкына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: