+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
29 июль 2021, 16:35

Башкортстан спортчылары Алуштада күнекмәләр үткәрде

Грек-рим көрәше буенча Русиянең яшүсмерләр җыелма командасы Алуштада узган уку-күнекмә җыеннарын тәмамлады.

Башкортстан спортчылары Алуштада күнекмәләр үткәрде
Башкортстан спортчылары Алуштада күнекмәләр үткәрде


Ил җыелма командасы составында, шулай ук, Башкортстан көрәшчеләре Адлан һәм Алан Амриевлар һәм Сәид-Хөсәен Бакаев шөгыльләнде. Безнең көрәшчеләр белән бергә җыенда грек-рим көрәше буенча республиканың яшүсмерләр җыелма командасы өлкән тренеры Геннадий Сырцев та бар иде.

Күнекмәләр көненә өч тапкыр узды һәм, залда күнегүләрдән тыш, су процедураларын да үз эченә алды.
Август башында Русия командасының йомгаклау җыены башлана. Илнең төрле почмакларыннан килгән көрәшчеләр Уфа шәһәрендә Рима Баталова исемендәге Башкортстан Спорт әзерлеге үзәгендә җыелачак.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: