+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
29 июль 2021, 12:19

Безнекеләр Олимпиадада америкалыларны җиңде!

Әле генә рапираларда фехтование буенча Русия хатын-кызлар җыелма командасының зур җиңүе турында хәбәр килде.

Безнекеләр Олимпиадада америкалыларны җиңде!
Безнекеләр Олимпиадада америкалыларны җиңде!

Әле генә рапираларда фехтование буенча Русия хатын-кызлар җыелма командасының зур җиңүе турында хәбәр килде.

Команда составында Башкортстан спортчысы Аделина Заһидуллина, шулай ук Лариса Коробейникова, Инна Дериглазова, Марта Мартьянова да бар.

Алар Токиода узучы Олимпиадада команда ярышлары финалына чыкты. Безнең рапирачылар АКШ җыелма командасын 45:42 исәбе белән җиңде.

Финал очрашуында Русия командасы Франция спортчылары белән көч сынашачак.

Үзебезнең спортчы Аделина Заһидуллина өчен җан атабыз һәм командага җиңү телибез!

Фото: urosport.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: