-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
29 июль 2021, 20:07

Франция д'Артаньяннары елап калды...

Урраа! Русия хатын-кызлар җыелма командасы Олимпиадада рапирада фехтование буенча команда беренчелеге финалында Франциядән килгән көндәшләрен җиңде!

Франция д'Артаньяннары елап калды...
Франция д'Артаньяннары елап калды...

Марта Мартьянова, Инна Дериглазова, Лариса Коробейникова һәм Башкортстан фехтование мәктәбе вәкиле Аделина Заһидуллина Токиода узучы җәйге Олимпия уеннарында 45:34 исәбе белән финалда җиңделәр һәм алтын медальләр яуладылар.

Турнир финалында Аделина Заһидуллина чыгыш ясамады. Ярымфиналда аны Марта Мартьянова алыштырды, ул чыгышын алган җәрәхәтләргә карамастан, дәвам итте.

Соңгы тапкыр Русия рапирачылары 2008 елда Пекиндагы Олимпия уеннарында команда беренчелегендә алтын медальләр яулаган иде. Ул чакта Светлана Бойко, Аида Шанаева, Виктория Никишина һәм Евгения Ламонова чемпион булдылар. 2012 елда Лондондагы Олимпия уеннарында Русия рапирачылары Дериглазова, Коробейникова, Шанаева һәм Камилә Гафурҗанова көмеш призер булдылар.

Аделина Заһидуллина - Олимпия, ике тапкыр - дөнья (2016, 2019) һәм Европа чемпионы (шулай ук 2016, 2019), команда беренчелегендә, I Европа уеннарында җиңүче һәм бронза призеры. Русиянең атказанган спорт мастеры.

Аделина 1993 елның 13 гыйнварында Уфада туган. Фехтование белән 23нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә кечкенәдән шөгыльләнә башлый. Спорт профиле буенча 5нче республика интернат-мәктәбен тәмамлый. Яшь рапирачының беренче тренеры Ольга Шагаева була. Хәзер ул Русия Федерациясенең атказанган тренеры Егор Попов җитәкчелегендә шөгыльләнә.

Фото: "Башинформ"


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: