-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
29 июль 2021, 20:09

Футбол карарга прививка ясатып кил!

«Уфа» футбол клубы 31 июльдә Мәскәү «Динамо»сы белән матчта өй сезонын ача.

Футбол карарга прививка ясатып кил!
Футбол карарга прививка ясатып кил!

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең төбәк идарәсе стадионда 1000 кеше катнашуын хуплады. Шуңа бәйле рәвештә, Уфа клубы генеральный директоры Шамил Газизов, җанатарлар COVID-19дан прививка ясату кирәклеген үзләре аңларга тиеш, дип белдерде.

Аның сүзләренә караганда, сезон башы — зур бәйрәм, барысы да аны түземсезлек белән көтә.

«Безнең команданың искиткеч уен күрсәтәчәгенә һәм җиңү өчен бөтен көчен бирәчәгенә шикләнмим. Без бу матчка максималь санда җанатарлар килүен теләр идек, әмма эпидемиологик хәлне исәпкә алып, республика Кулланучылар күзәтчелеге стадионда 1000 кешегә кадәр булуын рөхсәт итте. Иң беренче чиратта барлык хәвефсезлек чараларын үтәргә кирәк. Әлбәттә, вакциналану - ирекле эш, тик футболга чикләүләрсез йөрү өчен күмәк иммунитет булдырырга тиешбез. Аңлы карашта булуыгызны сорыйм", — дип, җанатарларга мөрәҗәгать итте Шамил Газизов.

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: