Токиода үтүче Олимпиада уеннарында Русия спортчылары яулаган казанышлар көннән-көн куандыра. 28 июльгә мәсәлән, Русия Җыелма командасы 7 — алтын, 10 — көмеш һәм 6 бронза медаль яулады. Медальләр саны буенча беренче урында Япония спортчылар. Әлеге күрсәткечтә — Кытай — икенче һәм АКШ өченче баскычта.
Халыкара уеннарның алтынчы көне — 29 июльдә Русия спортчылары өчен уңышлы башланды. Академик парлы ишү бәйгесендә Василиса Степанова белән Елена Орябинскаяга алтын медальгә ия булу өчен нибары 17 секунд җитмәде.
Шулай ук, 29 июльдә игълан ителгән мәгълүматларга караганда, Русиягә 25нче бүләкне йөзүче Климент Колесников алды.
29 июльдә олимпия уеннарында 17 медаль комплекты өчен көрәш барачак. Спорт күзәтүчеләре фаразларына караганда, алда чыгыш ясаячак гимнастларның һәм распиристларның җиңүенә өмет зур.
Фото: sportrg.ru