+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
29 июль 2021, 18:34

Яңа җиңүләр белән көтәбез!

24 августтан 5 сентябрьгә кадәр Токио шәһәрендә Паралимпия уеннары үтәчәк. Бүген Римма Батталова исемендәге спорт үзәгендә анда барачак спортчылары белән очрашу узды.

Яңа җиңүләр белән көтәбез!
Яңа җиңүләр белән көтәбез!

- Республика Башлыгы Радий Хәбиров сезнең эшчәнлек белән һәрвакыт кызыксына. Ул - безнең җанатар. Әлбәттә, безгә һәрвакыт җитәкчелек ярдәм итә. Соңгы өч елда бик зур казанышларга ирештек. Очрашуыбызның төп максаты - аралашу, сезгә үзебезнең хөрмәтне күрсәтү, - диде республиканың спорт министры Руслан Хәбибов.

Республиканың Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе урынбасары, паралимпияче Ирек Зарипов үз чыгышында республиканы, илне күрсәтүчеләргә ышаныч белдерде.

- 2019 елда Турин шәһәрендә үткән ярышларда катнаштым. Мин анда ярты ел гына күнекмәләр үтеп катнашкан идем. Без сезнең өчен чын күңелдән борчылабыз, - диде Ирек Зарипов.

Руслан Хәбибов Паралимпия уеннарында беренче катнашучылар турында да сөйләде. "Безнең спортчылар һәрвакыт ярышлардан җиңүләр белән кайта. Иң мөһиме - яхшы кәеф һәм команда рухы. Бердәмлектә көч булуын онытмыйк", - диде ул.

Быел җәйге Паралимпия уеннарында 15 кеше катнашачак. Алар җитди әзерлек үтте. Чарада катнашучылар мондый очрашуларның алар өчен мөһим булуын белдерде.

"Безгә булган ышаныч бездә тагын да зуррак үрләр яулауга ярдәм итә. Без иң зур нәтиҗәләргә ирешергә тырышачакбыз. Әмма безнең көндәшләр дә моңа әзерләнә. Шулай да без рух ныклыгы белән аерылабыз, димәк, барысы да яхшы булыр", - диде алар.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: