+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
29 июль 2021, 12:10

Яшь спортчылар Уфага җыелачак

Ярышларда дөньяның 54 иленнән 1500 спортчы катнашачак.

Яшь спортчылар Уфага җыелачак
Яшь спортчылар Уфага җыелачак

11-23 августта Уфа үсмерләр арасында спорт көрәше буенча дөнья беренчелеген кабул итәчәк, ул Русия территориясендә беренче тапкыр уздырыла. Ярышлар «Уфа-Арена» универсаль спорт аренасында (Ленин ур., 114) узачак.

Ярышлар барлык санитария кагыйдәләрен һәм урындагы сәламәтлек саклау органнары таләпләрен үтәп узачак.

- Русиягә кергәндә башка илләрдән катнашучылар, кунаклар һәм чемпионат вәкилләре илгә килгәнче 72 сәгатьтән дә иртәрәк булмаган тискәре нәтиҗәле SARS-CoV-2дә ПЦРның дөрес серологик тестын күрсәтәләр. Башкортстан территориясендә "чиста зонага" кергәндә барлык катнашучылар өчен антитәнчеккә экспресс-тестлар оештырылачак. Шулай ук, инфракызыл термометр ярдәмендә ярышлар һәм күнегүләр залына керүче барлык катнашучыларның тән температурасын үлчәү дә башкарылачак.

Антитәнчекләргә уңай экспресс-тест, яки кыска вакытлы инфекциягә шикләнү булган очракка чарада катнашучылар һәм кунаклар өчен обсерватор әзерләнгән, - дип аңлатты Башкортстанның спорт министры Руслан Хәбибов.

Яшьләр арасында көрәш буенча бәйге 11-14 августта - грэпплинг, 15-23 августта грек-рим һәм ирекле көрәш буенча узачак.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: