+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
30 июль 2021, 12:47

Алсуның алсу таңнары алда әле!

Быелгы Олимпия уеннары Башкортстан спортчысы өчен артык уңышлы булмаса да, алда аны, һичшиксез, зур җиңүләр көтәр дигән теләктә калыйк. Мәгълүм булуынча, Япониянең Токио шәһәрендә XXXII җәйге Олимпия уеннары старт алды. Ул 8 августка кадәр дәвам итәчәк. Безнең республикадан анда 5 спортчы катнаша. Алар арасында Илеш районының Илеш авылында туып-үскән Алсу Минәҗева да бар. Кызганычка каршы,Токиодагы уеннар Алсу Минәҗева өчен артык уңышлы булмады. Ялгыз каноэда ишкәкле слаломда ул финалга үтә алмады һәм быелгы уеннар аның өчен тәмамланды.

Алсуның алсу таңнары алда әле!
Алсуның алсу таңнары алда әле!

Бик еш кына хатын-кызны чибәр, ягымлы, нәфис, шул ук вакытта, көчсез зат итеп күзаллыйбыз. Әмма гүзәлләребез арасында көчлеләр дә бар. Андыйлар кече яшьтән үк спорт белән шөгыльләнә, югары физик әзерлек күрсәтә. Аллаһы Тәгалә аларга зифа буй-сынга, мөлаемлыкка өстәп, зирәклек, кыюлык, максатчанлык биргән. Спортның Олимпия төре булган ишү слаломы буенча Башкортстан, Русия һәм дөнья ярышларында гел җиңүләр яулаучы спорт мастеры Алсу Минәҗева нәкъ шундыйлардан.

Илеш районының Илеш авылында гап-гади укытучылар гаиләсендә туган кыз үзенең тәвәккәллеге, җитезлеге белән шундый үрләр яулармын дип уйлады микән?! Мөгаен, юктыр. Алсуның балалык еллары Кадер авылында үтә. Бераздан гаилә район үзәге Югары Яркәйгә күченеп килә. Биредә ул укуын дәвам итә һәм балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең йөзү түгәрәгендә шөгыльләнә башлый. Ә инде Уфага күчкәч, республиканың каноэ һәм байдаркада ишү буенча махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә йөри һәм спортның Олимпия төре булган ишү слаломы белән шөгыльләнә.

Алсу беренче тренерлары В. Егорованы, Н. Волковны рәхмәт сүзләре белән искә ала. 2013 елда ул республика җыелма командасы составында әлеге спорт төре буенча Бөтенрусия ярышларында 5 тапкыр призлы урын яулый. Кызга беренче җиңүне Алтай Республикасында 17 яшькә кадәр спортчылар арасында Русия беренчелегенә үткән ярыш китерә. Ул каноэ команда ярышында – беренче, шәхси узышта – икенче, шулай ук, Русия чемпионатында шушы ук спорт төрендә команда ярышында икенче урыннар ала. Мәктәптә дә сынатмый кыз: уку отличнигы була. 2013-17 елларда Русия үсмерләр җыелма командасы составында чыгыш ясый, спорт мастеры булуга ирешә. Бу вакытта аңа — нибары 16 яшь!

2017 елда өметле кызны Русия җыелма командасы составына алалар. Бүгенге көндә Алсу Минәҗева ялгыз-каноэ (С-1), ялгыз байдарка (К-1), хатын-кызлар арасында каяк-экстрим, каноэ-микст классларында чыгыш ясый һәм аның исеме Русия, Европа, дөнья чемпионатлары жиңүчеләре арасында еш яңгырый.

Бүген ул — билгеле спортчы. Олимпия уеннарында ул ишкәкле слалом спорт төрендә Русия данын яклады. Алсуның ягымлы йөзенә, нәфис буй-сынына карагач, анда шулкадәр көч, гайрәт булуына ышанып та бетмисең. Гомумән, спорт мастеры Алсу Минәҗева — күпләргә үрнәк. Күптән түгел биргән интервьюсында Башкортстанның спорт министры Руслан Хәбибов бу спорт төре белән шөгыльләнүчеләр өчен сөенечле хәбәр җиткерде. Тиздән республикада көймәдә ишү каналы төзеләчәк. – Көймәдә ишү каналы төзү мәсьәләсен хәл итүдә алга китеш бар. Ул киләсе елда Инорста төзелә башлаячак. Бөтен документацияне әзерләдек һәм канал төзелешенә федераль бюджеттан 250 миллион сум тирәсе акча җәлеп иттек. Безнең республикада ишү слаломы өчен бу алга китеш, – дип билгеләп үтте Руслан Хәбибов.

Шуны да әйтергә кирәк, Олимпия уеннарында ишкәкле слаломга якын булган байдарка һәм каноэда ишү спортында Башкортстаннан тагын ике спортчы катнаша: Александр Сергеев һәм Варвара Баранова. Александр Тверь өлкәсендә туып-үскән, Башкортстан исеменнән 2013 елдан чыгыш ясый, күп тапкырлар Русия, Европа һәм дөнья чемпионы һәм призеры. Күп еллар дәвамында Русия җыелма командасы составында ил данын яклый. Ул туып-үскән гаиләнең барлык әгъзалары диярлек байдарка һәм каноэда ишү белән шөгыльләнә. Ә Варвара Ульяновск өлкәсендә туып-үскән кыз, 2012 елдан башлап Башкортстан данын яклый. Аны командага тренеры Константин Худык тәкъдиме буенча кабул иткәннәр, ул да Ульяновск өлкәсеннән күчеп, безнең республикада тренер булып эшләде.

Олимпия уеннарында Башкортстан спортчылары катнашуы безнең өчен зур горурлык. Барлык Русия спортчыларына ярышларда уңышлар телисе килә һәм аларның яхшы нәтиҗәләргә ирешәчәгенә шикләнмибез.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: