+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
30 июль 2021, 12:55

Башкортстаннан кемнәр катнаша?

Токиода үтүче XXXII җәйге Олимпия уеннарында катнашу өчен Русия җыелма командасы составына Башкортстаннан биш спортчы сайлап алынган. Кемнәр алар?

Аделина Заһидуллина.Фехтование.

Команда беренчелегендә ике тапкыр дөнья (2016, 2019) һәм Европа (2016, 2019) чемпионы, I Европа уеннарында җиңүче һәм бронза призер. Русиянең атказанган спорт мастеры. Беренче тренеры – Ольга Шагаева. Аделина Олимпия уеннарына сайлап алуның барлык этапларын үткән.

Тимур Сафин. Фехтование.

Уфаның 19нчы балалар һәм үсмерләр спорт һәм 5нче спорт профильле республика интернат-мәктәпләрендә тәрбияләнгән. 2014 елда Башкортстан физик культура институтын тәмамлаган. Өч тапкыр Европа чемпионы, дөнья һәм Европа чемпионатлары призеры. Узган Олимпия уеннарында команда ярышларында – алтын һәм шәхси ярышларда бронза медаль яулады.

Алсу Минәҗева. Ишкәкле слалом.

Илеш районының Илеш авылында туган. Бу спорт төре белән 2011 елның маенда шөгыльләнә башлаган. Ул – байдаркада һәм каноэда ишү буенча республика Олимпия резервы мәктәбе шәкерте. Беренче тренерлары – Валентина Егорова һәм Николай Волков.

Александр Сергеев. Байдарка һәм каноэда ишү.

Тверь өлкәсендә туып-үскән, Башкортстан исеменнән 2013 елдан бирле чыгыш ясый, күп тапкырлар Русия, Европа һәм дөнья чемпионы һәм призеры. Күп еллар дәвамында Русия җыелма командасы составында ил данын яклый. Тверь өлкәсенең спорт яратучы гаиләләренең берсендә туган һәм үскән. Гаиләнең барлык әгъзалары диярлек байдарка һәм каноэда ишү белән шөгыльләнә.

Варвара Баранова. Байдарка һәм каноэда ишү.

Ульяновск өлкәсендә туып-үскән. 2012 елдан башлап Башкортстан данын яклый. Командага тренеры Константин Худык тәкъдиме буенча кабул иткәннәр, ул да Ульяновск өлкәсеннән күчеп, безнең республикада тренер булып эшли.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: