+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
30 июль 2021, 18:33

Панин, алга!

«Салават Юлаев» хоккей командасы капитаны Григорий Панин яңа сезон алдыннан Идел буе федераль округының иң зур мобиль пунктында – Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында планлы вакциналау узды.

Панин, алга!
Панин, алга!


«Салават Юлаев» хоккей клубы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта команданың 98 процентына, тренерлар һәм персоналга коронавируска каршы вакцина ясалган.

Григорий Панин «Спутник V» вакцинасы белән прививка ясаткан һәм үзен яхшы хис итә.

«Торатау» Конгресс-холлында вакциналанучылар кебек үк, хоккейчы 31 июльдә Башкортстан шифаханәләренә юлламалар уйнатуда катнашу өчен сертификат алды.

Иртәгә туры эфирда 22 җиңүче билгеләнәчәк, алар республиканың бер шифаханәсенә ике атналык юллама алачак.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: