+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
31 июль 2021, 19:55

Көрәш укуга комачауламый

Башкортстаннан грек-рим көрәше буенча Русиянең яшүсмерләр җыелма командасына кандидат Адлан Амриев хәзер Уфадагы юниорлар арасында дөнья беренчелегендә чыгыш ясарга әзерләнүен дәвам итә. Русия командасының ахыргы составы турнир стартына якынрак көннәрдә билгеләнәчәк.

Көрәш укуга комачауламый
Көрәш укуга комачауламый

Адлан әти-әниләренең башта аның көрәш белән шөгыльләнүенә каршы булуын, укуга күбрәк вакыт бирүен теләүләрен искә төшерә. Әмма Адлан укуга көрәшнең комачауламавын, ә спорт белән шөгыльләнүнең киресенчә - тәртипкә салуын исбатлады. Аның артыннан кече энесе Алан көрәш белән кызыксына башлый.

Сүз уңаеннан, бер ай ул гипс белән йөри - Адлан Уфадагы яшьләр Спартакиадасы вакытында бармагын сындырган, ләкин сафка кайткан һәм хәзер турнирда көрәшергә әзер.

Адлан - грек-рим көрәше буенча Русия спорт мастеры. 2021 елда Русия яшьләр Спартакиадасында, Суракат Асиятилов истәлегенә халыкара турнирда һәм Идел буе федераль округы беренчелегендә җиңүче, былтыр Русия юниорлар беренчелегенең көмеш призеры булды.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: