Русия спортчылары Русия Олимпия комитеты әләме астында чыгыш ясаган һәм Чайковский музыкасына мактау пьедесталына күтәрелгән Токиодагы Олимпия уеннарыннан соң ук Башкортстан башкаласында юниорлар арасында спорт көрәше буенча дөнья чемпионаты узачак. Шунысы игътибарга лаек, җыелма команданың яшь көрәшчеләре горурлык һәм намус белән Русия флагын күтәреп барачак һәм бүләкләү вакытында үз гимнын тыңлаячак.
- Аеруча шуны ассызыклыйсым килә, беренчелек бернинди чикләүләрсез узачак - бу ярышларда Русия флагы булачак һәм Русия гимны яңгыраячак дигәнне аңлата, - дип шәрехләде элегрәк Уфада узачак дөнья чемпионатын Русия спорт көрәше федерациясе президенты Михаил Мамиашвили. - Ышанам ки, ярышларны оештыру иң югары дәрәҗәдә булачак, ә безнең җыелма командалар беренчелеккә бөтен омтылышы белән киләчәк һәм үзләрен яхшы формада күрсәтәчәк.
Фото: "Башинформ"