+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
1 август 2021, 11:05

Олимпия чемпионы Башкортстанга кайтты

Рапирада фехтование буенча Олимпия чемпионы Аделина Заһидуллина бүген төнлә Уфага кайтып җитте.

Олимпия чемпионы Башкортстанга кайтты
Олимпия чемпионы Башкортстанга кайтты
Уфа аэропортында аны Башкортстан Спорт министрлыгы җитәкчелеге, тренерлар, спортчылар, туганнары һәм якыннары, шулай ук күпсанлы җанатарлар каршы алды.

Хәбәр итүебезчә, 29 июльдә Токиода узган Олимпиадада Башкортстан спортчысы илнең хатын-кызлар җыелма командасы составында Франция командасын җиңде. Аделина Заһидуллина белән Лариса Коробейникова, Инна Дериглазова, Марта Мартьянова җиңү яуладылар.
Уфа спортчысы өчен бу әлегә беренче Олимпия “алтыны”.

28 яшьлек Аделина Заһидуллина — Русиянең атказанган спорт мастеры. Рапираларда фехтование буенча ике тапкыр — дөнья (2016, 2019) һәм Европа чемпионы, Русия чемпионатлары һәм кубоклары җиңүчесе һәм призеры.

Яшь рапирачының беренче тренеры Ольга Шагаева була.

Профессиональ спорт карьерасын Аделина Заһидуллина 2012 елның декабрендә башлады.

2015 елдан кыз фехтование буенча Русия җыелма командасының төп составына керә. Хәзер ул Русия Федерациясенең атказанган тренеры Егор Попов җитәкчелегендә шөгыльләнә.

 
 
Фото: bashinform.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: