+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
1 август 2021, 20:35

Тиздән тагын бер Олимпиада җиңүчесен каршы алачакбыз!

Радий Хәбиров фехтование буенча Русия җыелма командасын Токиодагы Олимпия уеннарында көмеш медаль яулавы белән котлады.

Тиздән тагын бер Олимпиада җиңүчесен каршы алачакбыз!
Тиздән тагын бер Олимпиада җиңүчесен каршы алачакбыз!
Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге үз битендә фехтование буенча Русия җыелма командасын Токиодагы Олимпия уеннарында көмеш медаль яулавы белән котлады.

“Әйе, бу көмеш. Әмма бу — планетаның төп ярышларында көмеш!!! Шулай булгач, тиздән тагын бер спортчыны Уфа аэропортында чәчәкләр, чәк-чәк белән шатланып каршы алачакбыз. Тимур Сафин Русия җыелма командасы составында Антон Бородачев, Кирилл Бородачев, Владислав Мыльников белән бергә Токиода узган Олимпиадада икенче булды, — дип ассызыклый Башкортстан Башлыгы. — Рапираларда фехтование буенча финал көрәше аеруча киеренке булды. Әле без французларга оттырдык, әле көч җыеп, югары класс күрсәттек. Әмма, нәтиҗәдә, бу медаль — тырышлык белән килгән һәм лаеклы".

Рапирачы Тимур Сафин — 19нчы Уфа спорт мәктәбе һәм 5нче республика спорт профиле интернат-мәктәбе тәрбияләнүчесе, Русиянең атказанган спорт мастеры, рапираларда фехтование буенча 2016 елгы Олимпия уеннары чемпионы һәм призеры, өч тапкыр Европа чемпионы һәм призеры, дөнья чемпионаты призеры. Тимур тренерлар Фәрит Арсланов, Лира Грушина һәм Руслан Насыйбуллин җитәкчелегендә шөгыльләнә.

Билгеле булуынча, рапираларда фехтование буенча Русия җыелма командасы финалда Франция командасына 28:45 исәбе белән оттырды.

 
Фото: Республика Башлыгының социаль челтәрләрдәге рәсми битеннән.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: