+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
2 август 2021, 12:40

Олимпиадада җиңүчеләр күпме акча алачак?

Токиода узган Олимпиадада җиңүчеләрне нинди призлар көтә?

Олимпиадада җиңүчеләр күпме акча алачак?
Олимпиадада җиңүчеләр күпме акча алачак?
 Бу хакта Русия Федерациясе cпорт министры Олег Матыцин хәбәр итте.

"Алтын медаль өчен спортчылар - 4әр миллион сум, көмеш өчен — 2,5, бронза өчен 1,7 миллион сум акча алачак. Шуны аңларга кирәк, күп кенә төбәкләр олимпиячеләрне кызыксындыру буенча үз чараларын билгеләде. Моннан тыш, спорт сезоны нәтиҗәләре буенча уңышларга ирешкән өчен Русия Президенты стипендияләре билгеләнгән, бу - ай саен 52 мең сум", — ди ул.

2 августка Русия Токиода узган Олимпиаданың медаль зачетында бишенче урында бара. Безнең спортчыларда 12 алтын, 19 көмеш һәм 13 бронза медаль бар.

Халыкара стартларында чыгыш ясаучы Башкортстан спортчыларына да ярышларда призлы урыннар өчен матди бүләк каралган. Шулай итеп, Олимпия, Паралимпия һәм Сурдлимпия уеннарында җиңгән өчен 2 миллион сум күләмендә бүләк каралган. Икенче һәм өченче урыннарны алган спортчылар 1,5 һәм 1 миллион сум алачак.

Исегезгә төшерәбез, Токиода узучы җәйге Олимпия уеннарында Башкортстан спортчылары инде ике медаль яулады: рапира буенча команда турнирында республикага беренче алтын медальне Аделина Заһидуллина алып килде, Тимур Сафин шул ук дисциплинада көмеш медаль яулады.

Фото: башинформ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: