+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
2 август 2021, 10:20

Спортчының уңыш сере нәрсәдә?

Грэпплинг буенча спортчы үзенең идеаль иртәсенең серен ачты: медитация, бер стакан җылы су һәм солы боткасы. Болар барысы да үсмерләр арасында дөнья чемпионатына сыйфатлы әзерләнергә ярдәм итә.

Спортчының уңыш сере нәрсәдә?
Спортчының уңыш сере нәрсәдә?
Стәрлетамак спортчысы Аделина Морзабаева 11-23 августта Уфада узачак спорт көрәше буенча яшүсмерләр арасында узачак дөнья чемпионатына тырышып әзерләнүен дәвам итә. Морзабаеваның дисциплинасы - грэпплинг.

Русия җыелма командасы составына кандидат дөнья чемпионаты башланыр алдыннан үзен формада ничек тотуын сөйли.

- Уянгач, иртәнге ашка 30 минут кала, һичшиксез, бер стакан җылы су эчәм, шуннан соң тулысынча уяну өчен җиңел зарядка ясыйм, - ди Аделина.

Кыз һәр иртәдә медитациягә вакыт бүлергә тырыша.Тагын бер мөһим ритуал - музыка, шулай ук мотивлаштыручы фильмнар һәм роликлар.

Аделина Морзабаева - Стәрлетамак районы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе. Аның уңышлары исемлегендә ПФО беренчелегендә җиңү (2019, 2020, 2021), өстәвенә, ул - Русия беренчелегендә ике тапкыр җиңүче (2021). 2019 елда билбау көрәше буенча Русия җыелма командасы составында Ташкентта дөнья беренчелегендә катнашты, анда ул бронза медаль яулады. Яна Беликова һәм Әлфия Әлимгуҗина җитәкчелегендә әзерләнә.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: