+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
3 август 2021, 03:05

Көмеш призер Тимур Сафин Уфага кайтты

3 августта Башкортстан рапирачысы, Токиода Олимпия уеннарының көмеш призеры Тимур Сафин Уфа аэропортына төнге авиарейс белән кайтып төште.

Көмеш призер Тимур Сафин Уфага кайтты
Көмеш призер Тимур Сафин Уфага кайтты
 Аны әнисе Гөлсинә Рәхимҗан кызы Сафина, Башкортстанның спорт министры Руслан Хабибов, тренеры Лира Грушина һәм Олимпия резервының махсуслаштырылган 19нчы балалар-үсмерләр мәктәбендә тәрбияләнүчеләр каршы алды һәм лаеклы бүләк белән котладылар.

Искәртеп узабыз, 1 августта Тимур Сафин илнең ир-егетләр җыелма командасы составында француз көндәшләре белән финал очрашуы нәтиҗәләре буенча икенче урынны алды. Башкортстан рапирачысы белән бергә Олимпия уеннарының көмеш медаленә Владислав Мыльников, Антон һәм Кирилл Бородачевлар лаек булды.

Көмеш медаль Токиода Башкортстан спортчылары яулаган икенче бүләк булды.

Спортчыны каршы алырга Аделина Заһидуллина да килгән иде, ул берничә генә көн элек Русия рапирачылары хатын-кызлар командасы составында Олимпия чемпионы булган иде.

Тимур Сафин 1992 елда Ташкентта туган. Фехтование белән Уфага күченеп кайткач шөгыльләнә башлый. 19нчы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе. Рио-де-Жанейрода 2016 елгы Олимпиада чемпионы һәм призеры булды. Күп тапкырлар дөнья һәм Европа чемпионатлары җиңүчесе һәм призеры. Русиянең атказанган спорт мастеры.


Фото: Башинформ
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: