+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
5 август 2021, 20:50

Үсмерләр арасында җитди ярышлар көтелә

Грек-рим көрәше буенча Русиянең үсмерләр җыелма командасы Уфада ачык күнегүләр уздырачак.

Үсмерләр арасында җитди ярышлар көтелә
Үсмерләр арасында җитди ярышлар көтелә

Милли команда Уфага җыелды һәм бүген финал җыеннарын башлый, алар юниорлар арасында спорт көрәше буенча дөнья чемпионаты стартына кадәр дәвам итәчәк.


6 августта 11: 00дән 13 сәгатькә кадәр Спорт әзерлеге үзәгендә (Халыклар дуслыгы проспекты, 47) Русия җыелма командасы журналистлар өчен ачык тренировка уздырачак, анда Русия көрәшчеләренең зур спорт вакыйгасына ничек әзерләнүләрен күрергә мөмкин булачак. Тренировкалар тәмамланганнан соң, барлык саклану чараларын үтәп, сорауларга җавап бирү оештырылачак.


Исегезгә төшерәбез, җыелма команда составында күнегүләр җыеннары Башкортстан Республикасыннан Адлан һәм Алан Амриевлар, шулай ук Сәид-Хөсәйн Бакаев узачак. Егетләрнең кайсылары йомгаклау составына эләгүе ярышлар башланыр алдыннан гына билгеле булачак.
Үсмерләр арасында дөнья чемпионаты 11-23 августта “Уфа-Арена”да Олимпия булмаган һәм Олимпия дисциплиналары: грек-рим көрәше, ирекле көрәш һәм грэпплинг буенча узачак.


Журналистлар ачык тренировкага бары тик вакциналау турында сертификат, медотвод, 3 көн гамәлдә булган ПЦР-тест, яки вакциналауның беренче этабын узу турында белешмә булганда гына кертеләчәк.

Фото: Спорт көрәше федерациясе.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: