-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
6 август 2021, 14:55

Алтынын да, көмешен дә яуладылар!

Токиода XXXII җәйге Олимпия уеннары дәвам итә. Бу мөһим спорт бәйгесендә Русиядән 335 спортчы катнаша. Алар арасында Башкортстанның биш вәкиле бар. Шуларның икесе — фехтовальщиклар Аделина Заһидуллина белән Тимур Сафин. Слаломчы Алсу Минһаҗева һәм Башкортстан өчен параллель зачетта чыгыш ясаучы байдаркаларда һәм каноэларда ишүчеләр Александр Сергеев һәм Варвара Баранова — шулай ук, илнең Олимпия җыелма командасы әгъзалары.

Аделина Заһидуллина 29 июльдә Русия җыелма командасы составында Олимпиадада алтын медаль яулады.

Рапирачы кызлар Франция җыелма командасын җиңде. Шунысы да билгеле булсын: элек бу спорт төрендә алтынны ир-егетләр генә ала иде.

Тимур Сафинны дүшәмбе каршы алдык, ул — Олимпиаданың көмеш призеры. Рапирачы Тимур Сафин кергән җыелма команда составы лаеклы көмеш медаль яулады

5 август иртәсенә Русия Токиода узучы җәйге Олимпия уеннарының медаль зачетында алтынчы урында иде. Ил җыелма командасы активында 14 алтын, 21 көмеш һәм 18 бронза медаль бар.

Олимпиаданы ябу тантанасы 8 августта узачак.

Алтынын да, көмешен дә яуладылар!
Алтынын да, көмешен дә яуладылар!
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: