-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
6 август 2021, 17:30

Чакматашкай, әфарин!

Русия спортчылары Гөлназ Хатунцева һәм Мария Новолодская мэдисон дисциплинасында велотректа бронза медальләр яулады.

Чакматашкай, әфарин!
Чакматашкай, әфарин!
Русия спортчылары Гөлназ Хатунцева һәм Мария Новолодская мэдисон дисциплинасында велотректа бронза медальләр яулады.

Узышның старты авыр булды: Новолодская һәм Хатунцева 12дән алтынчы арадаш финишта гына бонус очколарын алды. Тик соңыннан русиялеләр, лидерлар төркеменә кереп, 26 очко җыйды.

Алтынны - британиялеләр (78 балл), көмешне даниялеләр алды (35), дип хәбәр итә РИА Новости.

Русия Олимпия комитеты командасы өчен бу медаль Токиода узучы уеннарда 61нче булды. Аларның 16сы - алтын, 23е - көмеш һәм 22се бронза медаль. Яуланган медальләрнең гомум саны буенча Русия командасы өченче урында тора.

Белешмә. Гөлназ Хатунцева (Бадыйкова) - Чакмагыш районының Яңа Балтач авылында туып-үскән. Велоспорт белән 2008 елның сентябреннән шөгыльләнә башлаган, Мәскәүдә - 2009 елның гыйнварыннан. Башкортстанда беренче тренеры - Ринат Җәүдәт улы Хафизов.

Фото: "Башинформ"


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: