+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
9 август 2021, 14:10

"Мин әзер! Мин булдырам!"

Русиянең грек-рим көрәше буенча үсмерләр җыелма командасының өлкән тренеры команданың Уфада 21 яшькә кадәр спортчылар арасында үтәчәк дөнья чемпионатына әзерлеге турында сөйләде.

"Мин әзер! Мин булдырам!"
"Мин әзер! Мин булдырам!"
Николай Монов сүзләренчә, ахыргы состав 10 августта билгеләнәчәк.

«Бүген безнең өчен булдырылган шартлар: тренировкалар залы, көнкүреш һәм туклану шартлары – егетләр һәм кызларның дөнья чемпионатында яхшы әзерләнүләре һәм уңышлы чыгыш ясауларына булышлык итәчәк», — дип билгеләп үтте Русия көрәшчеләренең остазы.

Николай Монов сүзләренчә, тренерлар штабы Европадан булган көндәшләрне караган инде, ә Азия илләреннән килгәннәрен анализлау мөмкинлеге юк, чөнки Азия беренчелеген пандемия аркасында күчерделәр.

«Тренер штабына, шул исәптән шәхси тренерларга куйган бердәнбер бурыч – балаларны тәнкыйтьләмәү, киресенчә, күбрәк мактау, - дип ассызыклады Русия җыелма командасының өлкән тренеры. - Безгә хәзер максималь әзерлек кирәк. Мин иң яхшысы, мин әзер, мин булдырам – балаларда да, тренерларда да шундый кәеф булырга тиеш».

Исегезгә төшерәбез, үсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча дөнья чемпионаты 20, 21 һәм 22 августта «Уфа-Арена» да узачак.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: