+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
11 август 2021, 22:00

Путин безнең спортчыларны бүләкләде

Русия Президенты Владимир Путин Токиода узган Олимпиадада күрсәткән югары спорт казанышлары һәм җиңүгә омтылыш өчен спортчыларны дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турындагы указга кул куйды.

Бүләкләнүчеләр исемлегенә Башкортстанның ике вәкиле керде.

Документ нигезендә, Токиода фехтование буенча ярышлар чемпионы Аделина Заһидуллина - Дуслык ордены, шушы спорт төре буенча көмеш медаль иясе Тимур Сафин — «I дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләре өчен" орденының медале белән бүләкләнде.

Исегезгә төшерәбез, Аделина Заһидуллина команда исәбендә Олимпия алтынын яулады, Тимур Сафин шулай ук команда чыгышы өчен көмеш медаль алды.

Фото: bashinform.ru

Путин безнең спортчыларны бүләкләде
Путин безнең спортчыларны бүләкләде
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: