Сәламәтлек - кеше өчен иң кадерле нәрсәләренең берсе. Сәламәтлек төп шарт һәм тулыканлы тормыш нигезе булып тора.
Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Шаран районы хакимиятенең мәдәният, яшьләр сәясәте һем спорт бүлеге начальнигы Артем Сидоров чыгыш ясады. Халык арасында вакциналануның мөһимлеге һәм өлкәннәр өчен аныңң файдасы турында Шаран үзәк район дәваханәсенең табиб-терапевты Резидә Нуриева сөйләде.
Ә скандинавия йөреше һәм "разминка" буенча мастер-классны Шаран үзәк район дәваханәсенең адаптив физик культура буенча белгече Гүзәлия Хәбирова үткәрде.
Барлык катнашучылар да бу чарадан күтәренке кәеф алды.
Фото: Шаран районы хакимияте сайтыннан.