-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
12 август 2021, 18:00

"Уфа-Арена" спорт көрәше буенча дөнья чемпионатын уздыруга әзер

"Уфа-Арена" универсаль спорт аренасында яшүсмерләр арасында спорт көрәше буенча дөнья чемпионатына әзерлек эшләре тәмамланды. Спортчылар келәмгә иртәгә, 13 августта, чыгачак.

"Уфа-Арена" спорт көрәше буенча дөнья чемпионатын уздыруга әзер
"Уфа-Арена" спорт көрәше буенча дөнья чемпионатын уздыруга әзер
Берничә көн эчендә "Уфа-Арена"да сәхнә, светодиодлы медиабортлар һәм экраннар, яктылык һәм тавыш җайланмалары әзерләгән, дүрт келәм җәелгән. «Уфа-Арена» фасадында баннерлар монтажланган, универсаль спорт аренасы эчендә декорация эшләре тәмамланган.

- Без мәйданчыкны сигез көнгә якын әзерләдек, моның өчен бездә белгечләр командасы бар, - ди юниорлар арасында спорт көрәше буенча дөнья чемпионатының техник директоры Альберт Җиһангиров. – Без чарага әзерлек буенча җентекле план эшләдек, барлык гамәлләрне сәгатьләп яздык, бер адым артыннан бер адым ясадык. Әзерлектә кыенлыклар һәрвакыт очрый, әмма барлык хезмәтләр белгечләренең һәм техник подрядчыларның җайга салынган эше нәтиҗәсендә без барлык мәсьәләләрне дә бик тиз хәл итәбез.

«Уфа-Арена»да беренче ярышлар иртәгә – 13 августта башлана, келәмдә грэпплинг дисциплинасында спортчылар көч сынашачак. Икенче көнне грэпплинг-ги бүлегендә ярышлар узачак. 16 августтан 22 августка кадәр ирекле һәм грек-рим, шулай ук хатын-кызлар көрәше буенча ярышлар узачак.

Фото: Башинформ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: