+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
13 август 2021, 16:19

"Сез – безнең яшьләр өчен үрнәк..."

13 августта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика йортында XXXII җәйге Олимпия уеннары чемпионы, рапирачы Аделина Заһидуллина, көмеш призер, рапирачы Тимур Сафин, шулай ук аларның тренерлары Егор Попов һәм Лира Грушина белән очрашты. Республикада фехтование үсешенең перспективалары, спортның бу төренең матди-техник базасын ныгыту мәсьәләләре дә каралды.

"Сез – безнең яшьләр өчен үрнәк..."
"Сез – безнең яшьләр өчен үрнәк..."

- Барыннан да элек Аделина белән Тимурны Башкортстан һәм бөтен илебез горурлана торган гаҗәеп һәм бик кирәкле җиңү белән котлыйм. Без сезнең барлык чыгышларыгызны карадык, борчылдык, шатландык. Спорт мәйданчыкларында сез кыенлыкларны ничек җиңәргә, тешне кысып түзәргә, җиңелүдән сынмаска һәм алга барырга кирәклеген күрсәттегез. Сез – безнең яшьләр өчен үрнәк, - диде Радий Хәбиров. - Мондый дәрәҗәдәге спортчыларны әзерләгән өчен тренерлар штабына аерым рәхмәт. Сүз уңаенда, тиздән Русия олимпиячеләре өчен форманы Башкортстанда, «Алга» махсус икътисади зонасында төзелә торган яңа предприятиедә тегәчәкбез. Без Русия Олимпия командасының рәсми экипировщигын республикага килергә үгетли алдык.

Очрашуда Башкортстан данын яклаган спортчылар Токиода узган ярышларга ничек әзерләнүләре турында сөйләде. Шул уңайдан Радий Хәбиров республиканың Спорт министрлыгына Уфада фехтование сарае төзелеше проектын әзерләргә кушты.

– Аны 2024 елда, нәкъ менә Парижда узачак киләсе җәйге Олимпиадага ачачакбыз, - диде Радий Хәбиров. – Бу хакта ун ел сөйлиләр, ә без эшләячәкбез. Без Уфада гимнастика үзәген, футбол манежын төзеп бетерәбез, спорт көрәше үзәген төзүгә керешәбез, волейбол сарае проектын әзерләдек. Мондый спорт объектлары - ул безнең атлетларның җиңүләренә хөрмәт билгесе.

Очрашу ахырында Радий Хәбиров спортчыларга һәм аларның тренерларына дәүләт бүләкләре һәм акчалата сертификатлар тапшырды.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: