Анда Русиянең 13 төбәгеннән һәм 72 шәһәреннән спортчылар һәм һәвәскәрләр катнашты.
Чараны оештыручылар - «Башспирт» компаниясе, «Bashrun» йөгереш җәмгыяте һәм «Ivanov team» йөгерүчеләр клубы белән берлектә, республика Хөкүмәте һәм Бөре районы хакимияте.
Ярыммарафонда катнашучыларны сәламләргә һәм аларга уңышлар теләргә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров килде.
«Кыргый бал» спорт узышын Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин ачты.
«Чиста, матур Бөре республиканың спорт җәмәгатьчелеген каршы ала. Алга, Бөре, алга, Башкортстан!» — дип сәламләде йөгерешчеләрне Александр Сидякин.
Ул ярыммарафонда, 21 километр йөгереп узып, үзе катнашты.
Узыш маршруты шәһәрнең тарихи урыннары һәм урамнары буйлап узды. Ярыммарафонда катнашучылар арасында беренче тапкыр йөгерүчеләр күп. Оештыручылар алар өчен махсус «Бал милясы»н — 1663 метрлы кыска дистанцияне әзерләгән.
"Беренче тапкыр Бөредә ярыммарафон үткәрәбез, — диде чараны оештыручы Владислав Литвинчук. — Һәм безгә стартка 619 кешенең чыгуы бик шатлыклы. Бөре халкы һәм шәһәр кунаклары өчен зур спорт бәйрәме ясарга ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәт!"
Фото: bashinform.ru