"Минем хыялым бар: һәр малай һәм кыз, һәр өлкән кеше спорт белән шөгыльләнә алсын. Өстәвенә, үзенә ошаган төре белән. Заллар һәм мәйданчыклар якын һәм уңайлы булсын. Шуңа күрә безнең төп бурыч - яңа объектлар төзү, булганнарын ремонтлау, заманча җиһазлар белән тәэмин итү.
Тиздән Уфада Гимнастика үзәге төзелешен тәмамлыйбыз, Көрәш сараен төзүгә керешәчәкбез. Волейбол үзәге планлаштырылган.
Ел ахырына «Кашкадан» паркын файдалануга тапшырачакбыз, анда спорт белән шөгыльләнергә, ял итәргә,саф һава сулап йөрергә мөмкин булачак. "Первомайский" паркында моның өчен барлык шартлар да тудырылган инде. Сипайловода "Кошлар" паркын төзи башладык, анда спорт мәйданчыклары да булачак.
Уфада, Башкортстанда мондый нокталар саны артачак.
Ә бүген - Физкультурачылар көне, бәйрәм. Спорт белән шөгыльләнегез, бу сәламәтлек һәм рух көчен ныгыта. Барыгызны да котлыйм!"- дип язган Радий Хәбиров.