Бүген кадетлар һәм юниорлар грэпплинг-гида ярыштылар. Икенче көн дә апалы-сеңелле Морзабаевалар өчен уңышлы булды: 53 килограмм авырлык категориясендә чыгыш ясаучы 18 яшьлек Аделина финалда - Казахстан спортчысы Арузхан Еликбаеваны, аның сеңлесе, 16 яшьлек Карина 43 килограмм авырлык категориясендә җиңделәр.
Шунысы игътибарга лаек: Карина икенче көн рәттән, келәмгә чыкмыйча, алтын медаль яулады - бу грэпплинг һәм грэпплинг-ги ярышларында бу үлчәү категориясендә заявкалар булмау белән бәйле.
18 яшьлек Башкортстан кызы Валерия Давыдованың көндәшләре бераз көчлерәк булып чыкты. Ул бронза призеры булды, испанка Марина Фаррай Гарсиядән һәм русияле Мария Кобловадан калышты.
Башкортстан көрәшчеләре бүген әллә ни алдыра алмады:. 62 кг авырлык категориясендә чыгыш ясаучы 17 яшьлек Низам Идрисов, русияле Владимир Мирошниковка 3:12 исәбе белән оттырып, ярымфиналга чыга алмады. 46 кг авырлык категориясендә медаль өчен 16 яшьлек Эмиль Исламгулов көрәшә алмады.
Шуның белән Уфада юниорлар арасында дөнья чемпионатының Олимпия булмаган спорт көрәше төрләре тәмамланды. 16-18 августта - ирекле көрәш, 18-20 августта – хатын-кызлар көрәше, 20-22 августта грек-рим көрәше буенча ярышлар узачак.
Исегезгә төшерәбез, грек-рим көрәшендә Башкортстан данын Сәид-Хөсәен Бакаев (63 кг) һәм Адлан Әмриев (87 кг) яклаячаклар.
Фото: bashinform.ru