+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
14 август 2021, 11:50

"Яңа җиңүләр һәм югары нәтиҗәләр телим"

Республика Башлыгы Радий Хәбиров спортчыларны һәм спорт сөючеләрне Физкультурачылар көне белән котлады.

"Яңа җиңүләр һәм югары нәтиҗәләр телим"
"Яңа җиңүләр һәм югары нәтиҗәләр телим"

"Бу бәйрәмгә Русиянең XXXII җәйге Олимпия уеннарында ирешкән уңышлары, алар арасында якташларыбыз Аделина Заһидуллина һәм Тимур Сафин яулаган медальләр зур бүләк булды. Алда - XVI Паралимпия җәйге уеннары, анда безнең ил данын Башкортстаннан 14 спортчы яклаячак. Без аларга ышанабыз һәм җиңүләр телибез.

Безнең республика – физик культура һәм спортны үстерү буенча танылган лидерларның берсе. Русия Президенты Владимир Путин ассызыклаганча, "Башкортстан югары дәрәҗәдәге спорт ярышларын үткәрә белә". Бу көннәрдә Уфада старт алган Үсмерләр арасында спорт көрәше буенча дөнья беренчелегенә 56 илдән меңнән артык катнашучы җыелды. Киләсе елда бездә волейбол буенча дөнья чемпионаты узачак.

Безнең чемпионнарның җиңүләре киңкүләм спортны үстерүгә көчле этәргеч бирә. 2021 ел Башкортстанда "Сәламәтлек һәм актив озын гомерлелек елы" дип игълан ителде. Республикада яшәүчеләрнең күбесе спортның бик күп төрләре белән шөгыльләнә, гаиләләре белән ярышларда катнаша, актив һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бара.

Бу бәйрәм көнендә барыгызга да күңел күтәренкелеге һәм энергия, яңа җиңүләр һәм спорт ареналарында югары нәтиҗәләр, ныклы сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим!" - дигән Радий Хәбиров.

Фото: culture.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: