-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
16 август 2021, 12:53

Белоруссия спортчылары Уфага килде

Бүген төнлә Уфага Белоруссия спортчылары делегациясе килде - аларга үсмерләр арасында спорт көрәше буенча дөнья беренчелегендә үз иле данын якларга туры киләчәк.

Белоруссия спортчылары Уфага килде
Белоруссия спортчылары Уфага килде
Аэропортта ук кызларны сюрприз көтә иде - делегацияне «Сябры» фольклор ансамблендә катнашучылар ипи-тоз белән каршы алды. Артистлар тумышы белән Иглин районының Балтика авылыннан, анда 7 меңгә якын белорус яши. Милли киемнәр кигән "Сябры" артистлары спортчылар өчен туган телдә җыр башкарды.

Әмма сюрпризлар моның белән генә тәмамланмады. Шулай ук спортчыларны каршы алган Уфа тиктокерлары кызларга мич бәрәңгесен авыз итәргә тәкъдим итте. Минскидан төнге очыштан арып-талып килгән спортчыларга кечкенә генә тәмлекәчләр бик ярап куйды. Тик эш шунда ки, бәрәңгене ике кәстрүлгә бүлеп куйдылар: берсендә – Чакмагыш, икенчесендә – Белоруссия бәрәңгесе иде. Спортчыларга аларның кайсы кайда булуын белергә кирәк иде.
Дегустация үткәргәннән соң, кызларның фикерләре аерылды һәм алар ялгышты.

Тик бу бер дә куркыныч түгел. Үзенә бик сөйкемле «интерактив» килеп чыкты, иң мөһиме - барысына да ошады.

Шул ук вакытта Белоруссия спортчысы Александра Булова кечкенә интервью бирде. Ул, үз хезмәттәшләреннән аермалы буларак, сыйга кагылмады.

– Мин ирекле көрәш белән җиденче ел шөгыльләнәм, - дип сөйләде Александра. - Спортка әнием алып килде, чөнки миндә энергия бик күп иде. Хулиганлык булды дип әйтергә була. Һәм энергияне дөрес юнәлештә җибәрергә кирәк иде, миңа көрәш ярдәм итте.
- Сезнең өчен кем җан ата?
- Әлбәттә, минем гаиләм, дусларым, якыннарым һәм тренерым. Мин алар белән элемтәгә керәм, менә хәзер фотоны җибәрергә, исән-сау килеп җитүемне хәбәр итәргә җыенам.

Фото: Башинформ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: