-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
17 август 2021, 16:59

"Без бу чемпионатны бик озак көттек..."

Бүген “Уфа-Арена” боз сараенда үсмерләр арасында спорт көрәше буенча матбугат конференциясе узды. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Берләшкән көрәш дөньясы президенты Ненад Лалович, Русия Спорт көрәше федерациясе президенты Михаил Мамиашвили һәм өч тапкыр Олимпиа уеннары чемпионы, Русия Герое, Дәүләт думасы депутаты Александр Карелин катнашты.

"Без бу чемпионатны бик озак көттек..."
"Без бу чемпионатны бик озак көттек..."

- Үсмерләр арасында спорт көрәше буенча дөнья чемпионатын уздыру безнең өчен зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Мин Ненад Лаловичка республикага ышаныч белдерүе, бүген безнең республикада дөнья чемпионаты узуы өчен рәхмәт белдерәсем килә. Мондый чемпионат Русиядә беренче тапкыр үткәрелә. Спорт көрәше федерациясе ярдәме булмаса, без аны уздыра алмас идек. Михаил Мамиашвили шәхсән ярдәм күрсәтте, без аның белән берничә тапкыр чемпионатның үзенчәлекләре турында сөйләштек һәм ул киңәшләр дә бирде. Без бу ярышны бик озак көттек һәм аңа җентекле әзерләндек. Яңа көрәш сараен төзеп, анда үткәрмәкче идек. Әмма барысына да билгеле комаучалыклар аркасында төзеп җитешә алмадык. 2024 елга без аны барыбер төзеп бетерәчәкбез һәм мин Ненад Лаловичка вәгъдә бирәм: ике елдан соң бездә иң югары дәрәҗәдәге ярышлар үткәрү мөмкинлеге булачак.

Бу ярышларга бөтен республика, шәһәр әзерләнде. Чөнки безгә 55 илдән 1000нән артык спортчы килде. Шул уңайдан без биредә коронавирус инфекциясие таралу хәвефе булмасын өчен берничә җитди чаралар күрдек. Шуңа күрә мин спортчылар да, җанатарлар да барлык санитар-эпидимиологик чараларны үтәр, дип ышанам.

Гомумән алганда, бу чара - республика өчен зур бәйрәм. Шушы чараның нәтиҗәсе булып мин безнең спорт секцияләренә тагын да яңа кызлар-егетләр килер, дип ышанам. Шул вакытта мин иң бәхетле кеше булачакмын, - диде ул.

– Мин бүген мондый чараны, шундый авыр вакытта Башкортстанда оештыра алуыбызга бик бәхетле. Һәм, әлбәттә, монда булуыма бик шат, – диде Ненад Лалович.

– Монда бик көчле традицияләр һәм көрәшкә карата җитди кызыксыну. Иң мөһиме – балаларның спорт залларына йөрү теләге бар. Моннан тыш, республикада тренерларга, остазларга зур игътибар бирелә, алар үз тәҗрибәсе һәм белемнәре аша балаларны теге яки бу спорт төренә гашыйк итә, аны җаваплы булырга өйрәтә, аны ул тәкъдим иткән спорт төренең данын күтәрергә өйрәтә, – диде Михаил Мамиашвили.

Александр Карелин бу ярышның мөһимлеге турында билгеләп үтте һәм Башкортстанга аны үткәрү өчен мөмкинлекләр тапкан өчен рәхмәт белдерде.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: