-19 °С
Ачык
Гәзиткә язылу
VK
OK
Telegram
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
10
Спорт
17 август 2021, 11:16
Радий Хәбировның иң яраткан спорт төре нинди?
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфада барган үсмерләр арасында спорт көрәше буенча дөнья чемпионаты турында язма бастырган.
Радий Хәбировның иң яраткан спорт төре нинди?
"Минем яраткан спорт төре бар - көрәш, мин моны яшермим. Әлбәттә, башлык буларак, барлык спорт төрләрен дә тигез дәрәҗәдә хуплыйм. Әмма бүген - үзенчәлекле көн. Уфада без тантаналы рәвештә үсмерләр арасында спорт көрәше буенча дөнья чемпионатын ачабыз. Русия бу дисциплинада беренче тапкыр шундый югары дәрәҗәдәге ярышларны кабул итә.
11 августтан 14 августка кадәр грэпплинг буенча ярышлар узды инде. Ә хәзер, 23 августка кадәр, һәр көнне грек-рим һәм ирекле көрәш буенча ярышлар булачак.
Беренчелектә Башкортстан данын 7 спортчы яклаячак - Сәид Хөсәен Бакаев, Адлан Амриев, Карина һәм Аделина Морзабаевалар, Эмиль Исламгулов, Низам Идрисов, Валерия Давыдова, алар бу хокукны көчле көндәшлек шартларында яуладылар. Ә җиңү өчен дөньяның 55 иленнән 1094 катнашучы көрәшәчәк.
Быел коронавирус инфекциясе булу сәбәпле, дөнья чемпионатында тамашачылар саны чикләнгән, көненә 1000 кешегә кадәр генә кертәчәкләр, ләкин ярышларны Русия Спорт көрәше федерациясенең онлайн-мәйданчыгында күзәтергә була:
http://wrestlingtv.ru
,
http://wrestrus.ru/
.
Ачылышны бүген 16:00 сәгатьтә БСТ телеканалында һәм социаль челтәрләрдә карарга була:
https://vk.com/bash_tv
.
Безнең спортчыларның әлеге халыкара ярышларда Русия Федерациясе гимны һәм флагы астында чыгыш ясавы да мөһим.
Барыгызны да әлеге спорт бәйрәме, планетаның иң көчле яшь көрәшчеләрен берләштерә торган бәйрәм белән котлыйм! Барыгызга да кызыклы ярышлар һәм гадел җиңүләр телим", - дип язган ул.
Автор:
Ример Насретдинов
Читайте нас:
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Телеграм-каналында укыгыз
Уфа һәм Башкортстан турында яңалыклар сезнең смартфонда