+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
19 август 2021, 21:20

Уфадагы дөнья чемпионаты: "Иң яхшы залда иң оста оештырылган ярышлар үтте"

Мәскәүдән грэплинг буенча Тренер Андрей Столяров Уфада үсмерләр арасында үтүче дөнья чемпионатында Башкортстан спортчылары чыгышларын билгеләп үтте һәм аны оештырудан алган тәэссоратлары белән уртаклашты.

Башкортстан спортчылары сынатмады
Башкортстан спортчылары сынатмады

Мәскәүдән грэплинг буенча Тренер Андрей Столяров Уфада үсмерләр арасында үтүче дөнья чемпионатында Башкортстан спортчылары чыгышларын билгеләп үтте һәм аны оештырудан алган тәэссоратлары белән уртаклашты.

– Без җыелма команданың нәтиҗәләреннән канәгатьмен, көндәшләр яхшы әзерлекле, күп кенә ярышлар читтә узды, әмма безнең егетләр лаеклы чыгыш ясады, – ди Русия спортчыларының нәтиҗәләре турында Андрей Столяров. - Кайдадыр көрәш планы бар иде, тик кайчагында ул бөтенләй эшләми һәм импровизация кертелә. Безнең эшлисе эшләр күп әле, әмма, тулаем алганда, билгеле бер омтылыш бар һәм бурычлар үтәлгән. Үз өстеңдә эшләү, бик зур омтылыш һәм хезмәт, чыгыш ясау һәм үз илеңне тәкъдим итү теләге, һәм, әлбәттә, хыял, — Русия җыелма командасының Андрей Столяровтан уңышка ирешү рецепты.
Столяров шулай ук Башкортстан спортчыларының дөнья чемпионатында бик яхшы һәм һөнәри эшләүләрен, кунакларны бик дустанә һәм кунакчыл кабул итүләрен билгеләп үтте.
Мәскәүдән килгән тренер Башкортстан Республикасы башкаласы турында да җылы сүзләр әйтте.
- Уфада, мөгаен, иң яхшы оештыру һәм иң яхшы залдыр, – дип бәяли Уфада узучы дөнья чемпионатын Столяров. - Оештыручыларга һәм судьялар бригадасына рәхмәт әйтәсе генә кала.
Исегезгә төшерәбез, үсмерләр арасында спорт көрәше буенча дөнья чемпионаты кысаларында грэплинг буенча ярышлар Уфада 13 һәм 14 августта узды. Ике көн нәтиҗәләре буенча Русия Федерациясе спортчылары 39 алтын, 24 көмеш һәм 23 бронза медаль яуладылар. Бүләкләр саны буенча Казахстан икенче урында — 18 алтын, 23 көмеш һәм 22 бронза.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: