Барлык яңалыклар
Спорт
19 август 2021, 13:28

Финалда - Русиядән ике кыз

Русия кызлары Анастасия Сидельникова һәм Елизавета Петлякова Уфада үсмерләр арасында дөнья чемпионаты финалына чыкты.

Финалда - Русиядән ике кыз
Финалда - Русиядән ике кыз
Ярымфиналга чыккан өч хатын-кыз арасында Русия җыелма командасының ике вәкиле финалга чыга алды.

Бүген 59 килограммга кадәр авырлык категориясендә хәлиткеч көрәштә Анастасия Сидельникова Белорусиядән Арина Мартынова белән очрашачак. Вера Сидельникова Әзербайҗаннан килгән көндәшен Жали Алиеваны 10:0 исәбе белән җиңде.

Беренче урын өчен Елизавета Петлякова АКШ спортчысы Амит Элор белән көрәшәчәк. Кичә ул Төркия спортчысы Несрин Басны җиңде.

Финал ярышлары бүген көннең икенче яртысына планлаштырылган.

Фото: Башинформ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас в