+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
20 август 2021, 15:05

Безнекеләр ярымфиналга чыкты!

Башкортстан көрәшчеләре Сәет-Хөсәен Бакаев һәм Адлан Әмриев үсмерләр арасында дөнья чемпионатында грек-рим көрәше буенча ярымфиналга чыктылар.

Безнекеләр ярымфиналга чыкты!
Безнекеләр ярымфиналга чыкты!

Бүген «Уфа-Арена»да классика көрәшчеләре белән очрашулар уза. Башкортстанның ике көрәшчесе дә, ярышларның башлангыч раундын ышанычлы үткәреп, ярымфиналга чыкты. 1/8 финалда Бакаев - Әзербайҗаннан Зыя Бабашовны, ә Әмриев хорват спортчысы Кристиан Лукачны җиңде.

Чирек финалда Сәет-Хөсәен Иран спортчысы Иман Мөхәммәди белән очрашты. Очрашу киеренке булды, әмма Бакаевның ышанычлы гамәлләре аның җиңүенә китерде. Адлан үзбәк атлеты Шахриер Джурабоев белән көрәште. Бу көрәштә икенче чор хәлиткеч булды һәм якташыбыз җиңү яулый алды.

Ярымфинал ярышлары чемпионатның кичке программасында планлаштырылган.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: