+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
20 август 2021, 20:20

Сәет-Хөсәен Бакаев һәм Адлан Амриев - финалда!

Грек-рим көрәшенең 55, 63, 77, 87 һәм 130 килограмм авырлык категорияләрендә ярымфинал ярышлары тәмамланды. Русия җыелма командасы составында Башкортстанның ике көрәшчесе дә финалга чыкты.

Сәет-Хөсәен Бакаев һәм Адлан Амриев - финалда!
Сәет-Хөсәен Бакаев һәм Адлан Амриев - финалда!

Сәет-Хөсәен Бакаев ярымфиналда румын җыелма командасы вәкиле Мануәэлны җиңде. Иртәгә Бакаев Грузиядән Диего Чхиквадзе белән хәлиткеч алышта очрашачак.

Адлан Амриев ярымфиналда Төркия спортчысы Танселу Ортуч белән очрашты. Монда шулай ук очрашуның икенче өлешендә партер хәлиткеч булды. Ике ыргыту Амриевка ике һәм дүрт балл белән җиңү китерде. Иртәгә ул юниорлар дөнья чемпионаты финалында чыгыш ясаячак. Анда голландияле Тайрон Стеркенбург белән көрәшәчәк.

Ярышлар иртәгә, 21 августта, кичке программада узачак. Якташыбызга уңышлар телибез!

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: