+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
20 август 2021, 18:36

Уфада Русиянең спорт көрәше турында китап тәкъдим ителде

Үсмерләр арасында спорт көрәше буенча дөнья чемпионаты кысаларында Башкортстан башкаласында "Русия көрәшенең дан залы" китабын тәкъдир иттеләр.

Уфада Русиянең спорт көрәше турында китап тәкъдим ителде
Уфада Русиянең спорт көрәше турында китап тәкъдим ителде
Китап Бөек Ватан сугышы һәм аның төп геройлары турында бәян итә. Аерым бүлекләр Иван Поддубный, Бувайсар Сайтиев, Александр Карелин, Иван Ярыгин, Александр Медведев, Анатолий Парфеновка багышлана. Шулай ук анда Русиядә көрәш перспективалары турында языла һәм Токиода узган Олимпия уеннарына нәтиҗәләр ясала.

Китапта Башкортстанда спорт көрәше тарихы һәм үсеше турында да җентекләп язылган. Басмада кулланыла торган материаллар һәм фотографияләр Башкортстан Республикасының спорт көрәше федерациясеннән алынган. Язмаларны әзерләүдә журналист Лилия Шәфыйкова да актив катнашты. Башкорт көрәшенә багышланган бүлекләрдә БАССРда спорт көрәшен үстерүгә зур йогынты ясаган атаклы спортчы һәм тренер Владимир Борман һәм Борис Понятов турында языла.

– Безнең вакытта спорт тематикасына караган китаплар еш басылмый, ә тирән эчтәлеклеләре - тагын да сирәгрәк, - ди журналист Лилия Шәфыйкова. - Кирәкле мәгълүматны бик озак җыйдым: Башкортстанның спорт ветераннары белән аралаштым, архивтан вакытлы матбугат басмаларын эзләдем, шаһитлар белән фактларны аныкладым, командировкаларга бардым. Башкортстанның спорт көрәше федерациясе белән тандемда барлык материал күп тапкырлар һәм четерекле тикшерелде, чөнки без барыбыз да Башкортстан спортының тарихы нинди тирән мәгънәгә ия булуын аңлыйбыз.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: