+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Спорт
21 август 2021, 15:20

Безнекеләр өчен җан атабыз!

Уфада юниорлар арасында көрәш буенча дөнья чемпионаты кызганнан-кыза бара!

Безнекеләр өчен җан атабыз!
Безнекеләр өчен җан атабыз!

Турнир хуҗалары — Башкортстан көрәшчеләре беренчелек финалына чыкты. Грек-рим көрәшендә алтын медаль өчен Русия җыелма командасы составында Сәет-Хөсәен Бакаев һәм Адлан Әмриев көрәшәчәкләр.

Бакаев Белоретта яши һәм остазы В. Коробовта, Әмриев исә Уфада Г. Сырцев, Р. Сираев һәм Б. Хәкиев җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.

Исегезгә төшерәбез, дөнья чемпионатының ярымфиналында Сәет-Хөсәен Бакаев 63 килограмм авырлык категориясендә Румыния җыелма командасы вәкиле Мануэль Стойканы җиңде. Бүген финал көрәшендә ул Грузиядән Диего Чхиквадзе белән очрашачак, ә Адлан Әмриев финал көрәшендә 87 килограмм авырлык категориясендә Голландия көрәшчесе Тайрон Стеркенбург белән очрашачак.

Хәзер финал ярышларын көтәбез һәм безнекеләр өчен җан атабыз!

Фото: bash.news

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас в