+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
21 август 2021, 15:25

Өч русияле алтын медаль өчен көрәшәчәк

Бүген Уфада үтүче дөнья чемпионатында грек-рим стиле көрәшчеләре яшүсмерләр арасында 60, 67, 72, 82 һәм 97 килограмм авырлык категорияләрендә башлангыч һәм ярымфинал очрашулары уза.  

Өч русияле алтын медаль өчен көрәшәчәк
Өч русияле алтын медаль өчен көрәшәчәк

Ярышларның финалына Русия җыелма командасы составында Башкортстанның ике көрәшчесе чыкты. Сәет-Хөсәен Бакаев (63 кг) беренче урын өчен Грузия спортчысы Диего Чхиквадзе белән көрәшәчәк. Голландияле Тайрон Стеркенбург финалда Адлан Әмриевның (87 кг) көндәше булачак.

Шулай ук бүген алтын медаль өчен тагын бер русияле Ислам Алиев көрәшәчәк. 77 килограмм авырлык категориясендә аның көндәше норвегияле Эгзос Мукубу булачак.

«Уфа-Арена»да финал очрашулары ярышларның кичке программасында, 18.00дән соң узачак.

Фото: Айрат Нурмөхәммәтов

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: