+16 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Спорт
22 Августа 2021, 12:24

Бүген - спорт көрәше буенча дөнья чемпионатының финал көне

Бүген грек-рим стилендәге көрәшчеләрнең финал ярышларында русиялеләр Динислам Бамматов, Евгений Байдусов һәм Алексей Милешин катнашачак.

Бүген - спорт көрәше буенча дөнья чемпионатының финал көнеБүген - спорт көрәше буенча дөнья чемпионатының финал көне
Бүген - спорт көрәше буенча дөнья чемпионатының финал көне
Динислам Бамматов - Иран спортчысы Сәид Эсмаили Леивеси, Евгений Байдусов - Грузия вәкиле Георгий Чхиквадзе, Алексей Милешин Беларусь спортчысы Павел Глинчук белән очрашачак.

Грек-рим көрәше буенча Русия Дәүләт флагы көнендә Уфадагы яшүсмерләр арасында дөнья чемпионатында өч тапкыр Русия флагы күтәрелде. Кичә Сәет-Хөсәен Бакаев, Ислам Алиев һәм Адлан Әмриев алтын медальләр яулады.

Финал очрашулары бүген 18: 00 сәгатьтә башлана. Ярышлар тәмамланганнан соң Уфада юниорлар арасында дөнья чемпионатын ябу тантанасы булачак.

Фото: Башинформ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас