-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
22 август 2021, 14:29

Талкас күлендә экологик марафон узды

Баймак районындагы Талкас күле тирәсендә традицион җиңел атлетика ярышы булып узды.

Талкас күлендә экологик марафон узды
Талкас күлендә экологик марафон узды
Ул Физкультурачылар көненә багышланган иде һәм бөтен республикадан спортчылар һәм спорт сөючеләрне җыйды. Быелгы йөгереш исәбе буенча 15нче булды һәм киңкүләмлелеге белән аерылып торды.

Катнашучылар арасында 7нче чакырылыш Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров һәм Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин да бар иде. Алар баймаклыларның спортны яратуын билгеләп үтте. Биредә традицион рәвештә милли көрәш, ат чабышлары, җиңел атлетика белән шөгыльләнәләр.

- 32 градуслы эсселек сәламәт яшәү рәвешен яратучылар өчен киртә булмады. Күпләр гаиләләре белән килде һәм төрле ярышларда актив катнашты, - дип сөйләде Зариф Байгускаров. - Мин арымыйча йөгердем, Талкастан җиңел генә җил дә исеп торды. Йөгерештә катнашучыларның елдан-ел арта баруы куандыра.

Баймак районы хакимиятенең Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Вадим Габитов сүзләренә караганда, дистанция алты төр яшь категориясе өчен төрлечә булган.

- Эссе һава торышы уңаеннан, бөтен трасса буенча без йөгерешчеләрнең хәлен күзәтеп, су таратучы волонтерларны чакырдык. Гомумән алганда, барысы да бик оешкан төстә узды, катнашучылар үз көчләрен дистанциягә дөрес бүлә алды," - дип сөйләде Вадим Габитов.

Йөгерештән соң сәламәт яшәү рәвеше тарафдарлары Талкас янындагы чүп-чарны җыйды. Әгәр дә ял итәргә килгән һәр кеше ярты капчык чүп-чар җыйса, күл чиста һәм безне генә түгел, балаларыбызны, оныкларыбызны да сөендерәчәк, - диде Зариф Байгускаров.

Шулай ук, Физкультурачылар көнендә Баймак районында волейбол, футбол, өстәл теннисы, шашка буенча ярышлар узды.

Фото: Баймак районы хакимияте сайтыннан

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: