-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
26 август 2021, 20:05

Уфа — Русиянең спорт үзәкләренең берсе

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "FIVB 2022 волейбол буенча дөнья чемпионатына бер ел кала" дигән Бөтенрусия спорт-киңкүләм чарасында катнашты һәм ярышлар стартына кадәр вакытны киредән санауны башлап җибәрде.

Уфа — Русиянең спорт үзәкләренең берсе
Уфа — Русиянең спорт үзәкләренең берсе

Тантаналы чарада төбәк Хөкүмәте вице-премьеры Ирек Сәгыйтов, Паралимпия уеннарының 13 тапкыр чемпионы Рима Баталова, «Урал» волейбол клубының Попечительләр советы рәисе Сергей Греков һәм клуб президенты Валерий Багметов катнашты.
Чемпионат матчлары Русиянең 10 шәһәрендә, шул исәптән Уфада узачак. Ярышлар башланганчы киредән санау берьюлы матчлар узачак барлык шәһәрләрдә дә башланды.
– Без мондый дәрәҗәдәге чараны хаклы рәвештә кабул итәбез, чөнки Уфа — Русиянең спорт үзәкләренең берсе. Республикада волейболны яраталар, спортның бу төре бик үсеш алган, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Дөнья чемпионатының биредә узуы безнең өчен бик мөһим, чөнки без киңкүләм спорт чараларын уздыру буенча зур тәҗрибәгә ия. 2018 һәм 2019 елларда без милләтләр волейбол лигасы этапларын уздырдык. Күптән түгел Уфада үсмерләр арасында көрәш буенча дөнья беренчелеге тәмамланды. Иң мөһиме, бу ярышлардан соң меңләгән малай һәм кыз спорт залларына киләчәк. Мин моңа чын күңелдән ышанам.
Тантанадан соң Башкортстан Башлыгы «Динамо» спорт комплексында булды, анда «Беркуты Урала» (Уфа) һәм «Тархан» (Стәрлетамак) яшьләр волейбол командалары арасында иптәшләрчә матч узды. Республика җитәкчесе спортчыларны һәм җанатарларны сәламләде, күңелле уен теләде.
– Узган сезонда авыр шартларда яхшы чыгыш ясаган һәм Русия чемпионатында җиденче урын алган «Урал» волейбол клубына рәхмәт белдерәм. Без командага ышанабыз һәм шулай ук актив рәвештә аның өчен җан атачакбыз, - диде Радий Хәбиров. - Волейбол безнең республикада популяр булсын өчен мөмкин булганның барысын да эшләүче тренерларга да рәхмәт белдерәм. Сезгә җиңүләр һәм уңышлар телим!
«Урал» волейбол клубы президенты Валерий Баһмәтов Радий Хәбировка Башкортстанда спортны үстерүгә зур игътибар һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
– Без республиканың спортка, аерым алганда, волейболга ярдәм итүе өчен бик рәхмәтле, - диде Валерий Багметов. - Шуңа күрә безнең команда 25 ел дәвамында Суперлигада уңышлы чыгыш ясый.

Фото: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/144621.html

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: