-27 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
10
Спорт
27 август 2021, 19:55

Алардан үрнәк алырга кирәк!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Паралимпия уеннарында катнашучы спортчылар турында язма бастырган.

Алардан үрнәк алырга кирәк!
Алардан үрнәк алырга кирәк!

Безнең Башкортстан спортчылары ике көн эчендә Токиода узган Паралимпиадада Русия җыелма командасы составында көмеш һәм бронза медаль яулады.

25 августта Андрей Николаев ирекле стиль белән 100 метрга йөзүдә икенче булды. Ә кичә безнең Аделина Разетдинова да 100 метрга йөзүдә өченче урынны яулады. Мин спортчыларны шундый зур казанышлар белән котлыйм, аларның тренерларына, туганнарына һәм якыннарына котлауларымны җиткерәм.

Алтынчы, дүртенче урыннарыбыз да бар. Әмма монда икенче әйбер мөһим - ихтыяр көче һәм рух ныклыгы, үҗәтлек, батырлык. Иртәгә коляскада рапира белән фехтование программасында Башкортстаннан Никита Нагаев һәм Альберт Камалов чыгыш ясаячак.

Барыгызга да уңышлар телим!" - дип язган ул.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: