+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
27 август 2021, 10:39

Башкортстан спортчылары булдыра!

26 августта Токиодагы (Япония) XVI Паралимпия җәйге уеннарында Башкортстан спортчысы Аделина Разетдинова терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган спортчылар арасында 100 метрга брасс белән йөзүдә бронза медаль яулады.

Башкортстан спортчылары булдыра!
Башкортстан спортчылары булдыра!

Әлеге медаль Русия Паралимпия җыелма командасы өчен 16нчы булды.

Аделина Разетдинова 2000 елда Башкортстанның Туймазы шәһәрендә туган. Ул - халыкара класслы спорт мастеры, Европа чемпионатының бронза призеры, йөзү буенча күп тапкырлар Россия чемпионы.

Илнең Паралимпия җыелма командасы составында туган төбәген - Башкортстан Республикасын тәкъдим итә. Ул Башкортстан Паралимпия резервы спорт адаптив мәктәбендә шөгыльләнә, аның тренеры – Русиянең атказанган тренеры Сергей Викторович Трухачев.

Шулай ук, Андрей Николаев ирекле стиль белән 100 метрга йөзүдә көмеш медаль алды.

Фото: Башинформ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: