+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
28 август 2021, 23:44

Русия өченче урында!

50 яшьлек русияле Елена Прокофьева Токиода узган 2020 елгы Паралимпия уеннарында өстәл теннисы турнирында алтын медаль яулады.

Русия өченче урында!
Русия өченче урында!
Хәлиткеч көрәштә Прокофьева Франция кызы Леа Фернены җиңде, дип хәбәр итә «Чемпионат» басмасы.

Матч Прокофьева файдасына 11:4, 8:11, 11:8, 11:5 исәбе белән тәмамланды.

Спортчылар 11нче класста чыгыш ясый, аңа интеллектуаль үсештә проблемалары булган затлар керә.

Прокофьеваның медале Русия җыелма командасы өчен 2020 елгы Паралимпиядада 32нче булды.

Русия командасы исәбендә 11 алтын, 7 көмеш һәм 14 бронза медаль бар.

Русиялеләр медаль зачетында, Кытай һәм Бөекбритания командаларыннан калышып, өченче урынны били.

Фото: bashinform.ru


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: