-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
30 август 2021, 18:02

Алтын медаль - Башкортстан йөзүчесендә!

Йөзү буенча атказанган спорт мастеры Уфа егете Богдан Мозговой Токиода узган Паралимпиадада алтын медаль яулады.

Алтын медаль - Башкортстан йөзүчесендә!
Алтын медаль - Башкортстан йөзүчесендә!
20 яшьлек йөзүче терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләр арасында 100 метрга аркада йөзү буенча ярышларда пьедесталның беренче баскычына күтәрелде. Русия спортчысы дистанцияне 1 минут 01,65 секундта йөзеп, Паралимпия рекорды куйды.

Көмеш медальне Белорусия йөзүчесе Егор Щелканов (+0,31 секунд) яулады, бронзаны Австрия вәкиле Тимоти Ходж (+0,51) алды.

Паралимпиадада безнең спортчының медале Русия җыелма командасы өчен 16нчы «алтын» булды.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: