+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
3 сентябрь 2021, 10:22

Алардан үрнәк алырга кирәк!

Япония башкаласы Токионың Олимпия стадионында узучы XVI Паралимпия уеннарында Русия командасы һәм аның составында булган якташларыбыз югары әзерлек һәм зур ихтыяр көче күрсәтә.

Алардан үрнәк алырга кирәк!
Алардан үрнәк алырга кирәк!

5 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк чараны ачу тантанасы тамашачыларсыз узды.
Җиңел атлетика буенча алты тапкыр дөнья чемпионы Андрей Вдовин һәм 1500 метрга йөгерүдә ике тапкыр Паралимпия чемпионы, Башкортстан спортчысы Елена Паутова Русия җыелма командасының байракчылары булдылар.

Паралимпиадада Русия җыелма командасы составына илнең 50 төбәгеннән 241 спортчы керде. Башкортстан данын дүрт спорт төрендә — йөзү, фехтование, җиңел атлетика һәм өстәл теннисы буенча 14 спортчы яклый. Русия командасы спортчылар парадына 28нче номер астында чыкты.
Безнең паралимпиячеләр, “CAS” санкцияләре аркасында, Токиода “Russian Paralympic Committee” аббревиатурасы һәм Русия Паралимпия комитеты гербы төшерелгән ак флаг астында чыгыш ясый. Кызганычка каршы, русиялеләрнең җиңүләре хөрмәтенә дә Русия гимны түгел, ә Петр Чайковскийның музыкасы яңгырый.
25 августта Салават шәһәреннән 20 яшьлек йөзүче Андрей Николаев Паралимпия уеннарының беренче көмеш медален яулады. 100 метрга ирекле стиль белән йөзү өчен аңа 57,69 секунд кирәк булды. Беренче урын – Австралия йөзүчесе Бену Поп­хэмда. Мактау пьедесталының өченче баскычына Греция вәкиле Димостенис Михаленцакис күтәрелде. Ә 31 августта узган ярышта Андрей 400 метрга ирекле стиль белән йөзүдә алтын медаль яулады.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, йөзүчеләр инвалидлыклары төрле булганнар арасында S8 катего­риясендә дистанцияне уздылар, шул исәптән ампутацияләнгән һәм церебраль параличлы кешеләр дә бар иде.
Шулай ук, Башкортстан вәкиле Анна Крившина көмеш медаль алды. Ул 50 метрга ирекле стиль белән финал йөзүдә икенче килде. Аның вакыты – 27,06 секунд. Йөзү буенча атказанган спорт мастеры Богдан Мозговой да яхшы нәтиҗә күрсәтте. 20 яшьлек йөзүче терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләр арасында 100 метрга чалкан йөзү буенча ярышларда пьедесталның беренче баскычына күтәрелде. Русия спортчысы дистанцияне 1 минут 01,65 секундта йөзеп, Паралимпия рекорды куйды. Көмеш медальне Белоруссия йөзүчесе Егор Щелканов (+0,31 секунд) яулады, бронзаны Австрия вәкиле Тимоти Ходж (+0,51) алды.
Шулай ук, Уфа спорты вәкилләре Анна Крившина һәм Илнур Гарипов Паралимпия уеннарында Дарья Пикалова һәм Владимир Сотников белән бергә сукырлар арасындагы микс-эстафетада алтын медаль яулады. Дүрт хатын-кыз 100 метрга ирекле стиль белән йөзүдә беренче булып финишка килде. Моннан тыш, Русия йөзүчеләре Паралимпия рекорды куйды, алар дистанцияне 3 минут 53,79 секундта узды.
Ә 1 сентябрь көнне Артур Сәйфетдинов сукырлар спорты буенча 100 метрга брасс стилендә йөзүдә бронза медаль яулады.
Уфа рапирачысы Никита Нагаев Италия спортчысы Маттео Беттины коляскаларда фехтование буенча бронза медаль өчен көрәштә җиңде. Очрашу 15:11 исәбе белән тәмам­ланды.
Тагын бер Башкортстан вәкиле – 50 яшьлек Елена Прокофьева Паралимпия уеннарында өстәл теннисы турнирында алтын медаль яулады. Ул Франция вәкиле Леа Фернены җиңде.
Кызганычка каршы, коляскадагы безнең фехтовальщикларга бәхет елмаймады. Альберт Камалов һәм Никита Нагаев Паралимпиаданың чирек финалында чыгыш ясадылар. Республика данын яклаучы беренче фехтовальщик кытайлы Янке Фен белән очрашты һәм 6:15 исәбенә оттырды. Никита Нагаев Украина спортчысы Артем Манконга 6:15 исәбе белән җиңелде. Русиянең Паралимпия җыелма командасы плей-оффта уңышлы чыгыш ясый алмады.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: